Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штраф

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле район халкы! Сездән район территориясен һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозмавыгызны сорыйбыз. Атна саен киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр карала. Югарыда күрсәтелгән статьяда гражданнарга 2 000 сумнан 3 500 сумга кадәр; вазифаи затларга 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр кисәтү яки административ штраф салу рәвешендә җәза каралган. Административ комиссия атна саен вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан ишегалды территорияләренең, урамнарның, контейнер мәйданчыкларының санитар-экологик торышын һәм чисталыгын контрольдә тоту, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү буенча чаралар үткәрелүен искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International