Җомга көнне, 10 ноябрьдә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия рәисе Вафина А.К. хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау эшен оештыруга һәм гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен Балык Бистәсе муниципаль районының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
Галимов Равил Фәрхәт улы, Әскәрова Резеда Рузил кызы.
Утырыш барышында сораулар каралды:
1. РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсенең 1 өлеше буенча административ материалны карау.
2. Балык Бистәсе муниципаль районы МСРКның гаиләне ведомствоара исәпкә кую турындагы үтенечен карау.
3. 2023-2024 уку елында «Балык Бистәсе агротехник техникумында» белем алучы ятим балаларга һәм алар арасыннан булган затларга тулы дәүләт тәэмин ителеше бирү өлешендә законнарны үтәү буенча планлы тикшерү турында хисап.
4. Профилактика исәбенең барлык төрләрендә торучы балигъ булмаганнарның ялын оештыру турында мәгълүмат.