Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов үз исеменнән һәм район башлыгы исеменнән эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлады.
Хөрмәтле Балык Бистәсе районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезнең хезмәт – район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гарантиясе. Кыюлык, сабырлык, фидакарьлек күрсәтеп, сез законлылык һәм тәртип саклаучы булып торасыз. Бары тик профессионализм, һәрберегезнең эшенә намуслы караш кына җинаятьчелеккә каршы торуның катлаулы мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә ярдәм итә.
Мин ышанам, сез алга таба да куелган барлык бурычларны профессиональ һәм җаваплы хәл итәчәксез, Ватанга намуслы һәм тугры хезмәт итәчәксез, хезмәт абруен ныгытачаксыз.
Сезгә вазифа бурычларын төгәл үтәүне генә түгел, ә ныклык, принципиальлек, патриотизм күрсәтүне дә таләп итүче хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез.
Бәйрәм белән! Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән!