“Көзге игелек атнасы” кысаларында Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә өмә үткәрелде. Мәктәп хезмәткәрләре эш коралларын алып, чүп-чарга каршы көрәшкә чыкты. Бердәм хезмәт коллективы тиз арада территорияне тәртипкә китерде - чүп-чар, ботаклар һәм яфракларны җыйды. Шулай итеп, һәркем эш урынын төзекләндерүгә өлеш кертә алды.