2023 елның 5 ноябрендә Бөек Ватан сугышы тылы хезмәткәре Хәйретдинов Нуретдин Гыйльметдин улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Котлауда Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, социаль яклау бүлеге башлыгы Исмәгыйлев Рафаэль Дәүләтяр улы, Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Зарипов Хәлим Сәлимҗан улы катнаштылар. Озын гомер, сәламәтлек теләп Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның открыткасы  һәм Балык Бистәсе районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International