Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» нән:
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
2023 елның 3 ноябрендә 22 сәгатьтән 4 ноябрьдә 10 сәгатькә кадәр.
2023 елның 4 ноябрендә кичендә, төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә полосаны үзгәртүдән, узышулардан баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны дөрес күрсәтми, гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен тормоз тотудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне акрынлам киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, саклык күрү артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга кирәк. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына-«112» мөрәҗәгать итә аласыз . Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.