2023 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән «Балык Бистәсе Агротехник техникумы»дәүләт автоном белем бирү учреждениесендә белем алучы ятим балаларга һәм алар арасыннан булган затларга тулы дәүләт тәэмин ителеше бирү өлешендә законнарны үтәү буенча планлы тикшерү үткәрелде.
Ел саен уздырыла торган тикшерүдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Г. М. Баһаутдинова, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече А. Р. Мусина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең ПДН хезмәткәре Р. Р. Аскарова, Балигъ булмаганнар эшләре һәм административ практика буенча баш белгече (КДНиЗП секторының җаваплы сәркатибе) Е В. Быльнова, Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлеге МКУ юристы М.Н. Садикова катнаштылар.
Тикшерү барышында «Балык Бистәсе Агротехник техникумы» ГАПОУ директоры вазыйфаларын башкаручы Е.А. Ненастьев комиссияне студентларның шәхси эшләре, әлеге категория гражданнарга бирелә торган ташламалар белән таныштырды.
Капиталь ремонттан соң тулай торакта студентлар өчен уңайлы яшәү шартлары тудырылган.