Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең план утырышы узды. Комиссия утырышын прокуратура катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе А.К. Вафина алып барды.
Утырыш барышында түбәндәге сораулар каралды:
1. 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара эш турында.
2. Административ хокук бозулар турында эш материаллары ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.11 статьясының 1 өлеше, РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 статьясының 1 өлеше буенча каралган.
3. Ведомствоара патронаждан уңай реабилитацияле гаиләне алу турында.
4. Балигъ булмаган бала белән җәмәгать тәрбиячесе эшен анализлау.