Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен кисәтү һәм туктату буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Сораулар каралды:

1. 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы территориясендә алкоголь продукциясен сату турында.

2. «Честный знак»системасында сыра продукциясе һәм аз алкогольле эчемлекләр хәрәкәтенең эзләнүчәнлеген тәэмин итү.

3. Яңа Арыш, Олы Әшнәк һәм Уракчы авыл җирлекләре башлыклары 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2023 елның 9 аенда алкоголь продукциясен сату күләменең кимү сәбәпләре турында чыгыш ясадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International