2023 елның 1 ноябрендә 10.30 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 22 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының бюджет, финанслар, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясенең 43/15 нче утырышы булачак.
Район Советының бюджет, финанслар, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссия утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.
Көн тәртибе:
1. «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең үсеш нәтиҗәлелеген мониторинглау һәм бәяләү турында»Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгының 28.01.2020 ел №42пг карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2. «2019-2023 елларга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү» муниципаль программасын тормышка ашыру турында.