Балык Бистәсе муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында район Башлыгы урынбасары Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова рәислегендә хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.

Утырышта мәнфәгатьләр конфликтына китерергә мөмкин булган вазыйфаи бурычларны үтәгәндә шәхси кызыксыну барлыкка килү, шулай ук җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән гражданнар белән эшләр башкаруга хезмәт килешүе төзү мәсьәләләре каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр бирелде һәм карарлар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International