Хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен патриотик акция "Все СВОИ"

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

17 октябрь көнне Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен патриотик акция башланды. "Все СВОИ" марафоны бөтен көн дәвамында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр уза. Балык Бистәсе Үзәк мәйданында һәм "Дельфин" спорткомплексында патриотик фестиваль-марафоны башланды, программада:

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Д. А. Сәтдиновның чыгышы;

- концерт номерлары;

- контракт хезмәтенә җәлеп итү ноктасы;

- кораллар, Калашников автоматын җыю белән танышу ноктасы;

- ГТО нормаларын тапшыру ноктасы.

Марафонда үзәк мәктәпләрнең юнармейслары һәм Балык-Бистәсе агротехникумыны "Форпост" сугышчылары актив катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International