Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр «Солдатка хат» патриотик акциясендә катнаштылар. Балалар үз хатларында хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүчеләргә аяз, тыныч күк өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр, хәрби бурычларны уңышлы үтәү, солдатларны исән-сау өйләренә кайтару теләкләрен телэделэр. Балалар үз хатларын рәсемнәр, георгий тасмалары белән бизәделәр һәм аларны өчпочмаклы хатлар рәвешендә ясадылар.