Ф Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр укытучы Ф. Х. Якупова җитәкчелегендә иҗади эшләнмәләр ясауга бик теләп һәм җаваплы карадылар. Бу акция өлкән буынга аларның фидакарь хезмәте һәм зирәклеге өчен рәхмәт йөзеннән үткәрелде. Үз эшләрендә алар имән, миләш яфракларын һәм төрле табигый материалларны (миләш җимешләре, чәчәкләр) кулланганнар. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп, сәнгать мәктәбе укучылары 3 октябрьдә Балык Бистәсе урамнарында һәрбер өлкән кешегә бүләкләрен тапшырдылар.