2023 елның 2 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, ЮИД зебра отряды өстәмә белем бирү педагогы А.И. Хәсәнова җитәкчелегендәге 1 нче Балык Бистәсе гимназиясе укучылары «өлкән җәяүлегә ярдәм ит» акциясендә катнаштылар. Балалар өлкән яшьтәге кешеләргә юлны кичәргә ярдәм иттеләр, ә аннан соң яктылыкны кире кайтара торган значоклар бүләк иттеләр.