1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Чаллыбаш авылы клубында китапханәләр белән берлектә " Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Хөрмәтле өлкәннәребез мул табын артында рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр, Мингали ага тальянында уйнап, җырлап күңелләрне күтәрде. Клуб мөдире китапханәчеләр белән берлектә өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр, өлкәннәргә багышлап шигырьләр укыдылар, биеделәр, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Кыскасы, бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде, өлкәннәр дә ,оештыручылар да бәйрәмнән кәнәгать калдылар.