Шушы көннәрдә алкоголь продукциясен,сыра, тәмәке тартуны профилактикалау һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды

2023 елның 30 сентябре, шимбә

           Шушы көннәрдә район башлыгы урынбасары Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова җитәкчелегендә алкогольле продукция,сыра, тәмәке куллануны профилактикалау һәм Балык Бистәсе муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды .
              Анда эчке эшләр министрлыгының полиция бүлегенең участок вәкаләтлеләре эшен оештыру,ЗОЖНЫ пропагандалау буенча мәдәният учреждениеләре эше,МВД эшчәнлеге һәм алкогольле продукцияне, сыра, тәмәке куллануны профилактикалау һәм Балык Бистәсе районы халкы арасында ЗОЖ формалаштыру буенча эшләр турында сораулар каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International