2023 елның 28 сентябрендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы рәислегендә прокурор ярдәмчесе Хөснетдинова Арина Альбертовна катнашында узды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 статьясының 1 өлеше буенча административ материалны карау, гаиләне ведомствоара исәпкә кую, гаиләне ведомствоара исәпкә алудан алу, мәгариф оешмаларында профилактик эш.