2023 елның 16 сентябрендә «Казан» Агросәнәгать паркы базасында Югары Тегермәнлек, Күгәрчен урта мәктәпләре, Ямаш төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре коллективлары традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык – сәнгать һөнәрләре ярминкәсендә катнаштылар. Алар шәһәрлеләргә авыл хуҗалыгы продукциясенең зур ассортиментын тәкъдим иттеләр.