Балалар белән шахмат, шашка ярышлары үткәрдек. Шахмат, шашка уеннары- зирәкләр уены. Балаларга бу шөгыль бик ошый. Җиңүгә ирешү өчен сәләт тә, тырышлык та кирәк. Балалар алга таба да мондый уеннарда теләп катнашырлар дип уйлыйсы килә.