"Сәламәт булырга теләсәң" - спортка һәм сәламәтлеккә багышланган шөгыль

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Балаларны спорт белән шөгыльләнүгә, физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү максатыннан балалар бакчасында «Физкультура көне»узды.

 "Сәламәт булырга теләсәң "темасына чара уздырдык, спорт һәм сәламәтлеккә  багышланган шөгыль. Шөгыль барышында балалар  сәламәт яшәү рәвеше турында видеоролик карадылар,

“Витаминлы пазл”  җыйдылар һәм «Кем тизрәк парын таба» дидактик уенын уйнадылар. Балалар кызыксынып уйнадылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International