Шушы көннәрдә сугыш ветераны Нәҗметдин Хәмидуллин вафат булды

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә сугыш ветераны Нәҗметдин Хәмидуллин вафат булды.
Нәҗметдин Хәмидуллин тумышы белән Янга авылыннан 
Май. Яшьлеге сугышның авыр елларына туры килә. 1944 елда унҗиде яшь тулганнарга армиягә чакырулар килә башлый. Алар арасында Нәҗметдин Хәмидуллин да булган. 
 1944 елның 30 ноябрендә 1927 елда туган егетләрне сугышка ала башлыйлар. Аларны Кукмарада җыялар, Казанга алып киләләр һәм Һарытау авиация училищесына җибәрәләр.
Ул вакытта Җиңү көне кайчан киләчәген төгәл белмиләр иде, әмма сугышның ахыры якынлашуын сизә идек һәм Дошман җиңелә башлады. Җиңү көнен якташыбыз Саратовта каршылады. Ләкин аңа тиз генә туган иленә кайтырга язмыш кушмаган. Армиядә хезмәт итүен дәвам итеп, ул 1953 елның августында гына сержант дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. 
Авылга кайткач, Шумбут спирт заводына эшкә урнаша. Пенсиягә чыкканчы электромеханик, инженер һәм тәэмин итүче булып эшли. 
Аның 45 еллык хезмәт стажы булган. Хатыны Сакина белән 50 елдан артык яшиләр һәм өч бала тәрбиялиләр.      
  Соңгы елларда һәм гомеренең көннәрендә Назметдин ага кызы белән Троицк Урай авылында яши.
   Сугыш ветераны турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International