2023 елның 28 июлендә 10.00 сәгатьтә адресы: 422650, Татарстан Республикасы, пгт. Балык бистәсе, Ленин ур., 48 йорт, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узачак.

2023 елның 25 июле, сишәмбе

2023 елның  28  июлендә 10.00 сәгатьтә  422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының ХL чираттан тыш утырышы  булачак.

            Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны  буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.

 

Утырышның көн тәртибе:

 

1.         Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елгы бюджеты үтәлеше турында.

2.         «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» 2022 елның 15 декабрендәге XXIX-5 номерлы Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

3.         2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджетына өстәмә түләүләр нормативы белән муниципаль районның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.

4.         Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Корноухово  авыл җирлеге Советының 2017 елның 20 мартындагы 2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Корноухово авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

5.         Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Күгәрчен  авыл җирлеге Советының 2017 елның  1 июнендәге 4  номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Күгәрчен  авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

6.         Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Түбән Тегермәнлек  авыл җирлеге Советының 2017 елның 1 июнендәге 4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Түбән Тегермәнлек  авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

7.         Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш  авыл җирлеге Советының 2017 елның 20 мартындагы 2  номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Яңа Арыш  авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

8.         Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Уракчы  авыл җирлеге Советының 2017 елның 1 июнендәге 4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Уракчы авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

9.         Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Югары Ырга  авыл җирлеге Советының 2017 елның 20 мартындагы 2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Югары Ырга    авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

10.       Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Шумково авыл җирлеге Советының 2017 елның  1 июнендәге 4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Шумково авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.

11.       Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 25 маендагы XXXVIII-8 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советы депутаты статусы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

12. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2020 елның 5 августындагы LIV-8 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яисә тулы булмаган мәгълүматлар биргән өчен, әлеге мәгълүматларны бозуы алай ук мөһим (җитди) булмаса, җаваплылык чаралары куллану турында карар кабул итү Тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында.

13.       «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлеге муниципаль милкендәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арендалый торган күчемсез мөлкәтне читләштерү турында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2020 елның 6 октябрендәге II-5 номерлы карары белән расланган Нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында.

 

        

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International