2023елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия утырышы булды. Даими комиссия утырышында «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2022 елның 31 маендагы XXII-1 номерлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы «Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында»гы мәсьәлә каралды һәм аның буенча фикер алышу үткәрелде.
Көн тәртибе: Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2022 елның 31 маендагы XXII-1 номерлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы «Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында.