2023 елның 19 июлендә 9.30 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 20 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенең 39/2 нче утырышы булачак.
Район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.
Көн тәртибе: Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2022 елның 31 маендагы XXII-1 номерлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы «Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында.