16 июньдә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Гумаровна Әхмәтҗанова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды. Аның барышында түбәндәге сораулар каралды:
1. «Мак-2023»операциясен үткәрү чорында ведомствоара хезмәттәшлек турында.
2. 2023 елның 2 кварталында балалар һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау буенча Балык Бистәсе муниципаль районының «яшьләр спорт сәясәте һәм туризм бүлеге» МКУ эше турында.
3. Наркотикларга каршы пропаганда һәм халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча СМИ эшчәнлеге турында.
4. Мәгариф учреждениеләре укучылары арасында җәйге чорда наркотикларга каршы чаралар оештыру турында.