Анатыш авылында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митингны Анатыш авыл җирлеге Башлыгы Җамалиев Камил Кыям улы ачты.
Традиция буенча, бәйрәмнең дәвамы булып 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә бер минут тынлык игълан итеп, веноклар һәм чәчәкләр кую тора.
Бәйрәмне Анатыш авылы халкы үзләренең чыгышлары белән бизәде, шигырьләр укыды, җырлар җырлады, яшь буын «Тальяночка»биюен башкарды.
Советлар Союзы Герое Сергеев Александр Тимофеевич һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Шиланка авылында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында авыл халкы һәм кунаклары җыелган.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Р.Р. Ислямов исеменнән котлау сүзе белән Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Гүзәлия Баһаутдинова чыгыш ясады.
«Җиңү көне илебез тарихының иң якты һәм тантаналы сәхифәләренә хаклы рәвештә керә. Бу Россия һәм бөтендөнья халкы өчен иң кырыс сынау булган сугышта җиңү иде.
Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен без, барыннан да элек, фронтовик ‑ ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, балачаклары өзелгән һәм дошман әсирлегендә үткән кешеләргә ‑ сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән барлык кешеләргә юллыйбыз. Алар барысы да азатлыкны саклаган, халыкларга һәм илләргә тынычлык, киләчәк буыннарга тормыш бүләк иткән Җиңүчеләр буыны.
Бөек Җиңү көнендә барлык ветераннарга нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телибез! Коткарылган тынычлык һәм чиста күк йөзе өчен җиңүчеләр алдында без баш иябез!»
Шиланка авылында яшәүче Анна Тимофеевна Сергееваның Җиңү темасына үз әсәрләрен уку традициягә әверелде. Быел ул «әниләрне хәтерләгез»дигән шигырь укыды.
Традиция буенча 2017 елдан Балык Бистәсе муниципаль районының тәрбиягә алынган гаиләләрен берләштерүче «Балам-багалмам» клубы әгъзалары әлеге торак пунктларда Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнаштылар.
Митингның тантаналы өлешеннән соң традицион чәй эчү узды. Шиланка авылы халкы һәм кунаклары ел саен Җиңү көнен бер зур гаилә кебек бәйрәм итәләр. Өстәл артында өлкән буын үткән көннәр, сугыш вакытында үз өлешенә төшкән мәхрүмлекләр турында истәлекләре белән уртаклаша, Җиңү өчен гомерләрен биргән авылдашларын искә ала, аларның исемнәре һәйкәлдә мәңгеләштерелгән.
Бәйрәмнең ахыры «Җиңү көне» җырын башкару һәм истәлеккә гомуми фото булды. Шиланка авылында яшәүче Анна Тимофеевна Сергееваның Җиңү темасына үз әсәрләрен уку традициягә әверелде. Быел ул «әниләрне хәтерләгез»дигән шигырь укыды.
Традиция буенча 2017 елдан Балык Бистәсе муниципаль районының тәрбиягә алынган гаиләләрен берләштерүче «Балам-багалмам» клубы әгъзалары әлеге торак пунктларда Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнаштылар.
Митингның тантаналы өлешеннән соң традицион чәй эчү узды. Шиланка авылы халкы һәм кунаклары ел саен Җиңү көнен бер зур гаилә кебек бәйрәм итәләр. Өстәл артында өлкән буын үткән көннәр, сугыш вакытында үз өлешенә төшкән мәхрүмлекләр турында истәлекләре белән уртаклаша, Җиңү өчен гомерләрен биргән авылдашларын искә ала, аларның исемнәре һәйкәлдә мәңгеләштерелгән.
Бәйрәмнең ахыры «Җиңү көне» җырын башкару һәм истәлеккә гомуми фото булды.