“Тукай- безнең күңелләрдә”

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Г. Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең "Дуслык" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан күңел ачу чарасы оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле,  Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International