25 апрельдә Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукай әсәрләренә багышланган рәсем сәнгате бүлегенең балалар рәсемнәре күргәзмәсе булды. Габдулла Тукай иҗаты татар халкының гына түгел, бөтен дөнья мәдәниятенең горурлыгы, байлыгы булып тора. Тукай әсәрләре туган якка тирән мәхәббәт белән сугарылган. Күргәзмәдә авторның төрле әкиятләреннән эпизодлар тәкъдим ителә. Рәсемнәрдә аның әсәрләрендәге геройларны күрергә мөмкин, мәсәлән, Шүрәле, Кәҗә һәм сарык, Су анасы.