–Көзге чәчүне соңармыйча башкарып чыгуның уңай нәтиҗәләре быел ачык күренде. Яңаарышлылар арышның һәр гектарыннан–32, ә тегермәнлеклеләр көзге бодайның һәр гектарыннан 28 әр центнер уңыш җыеп алдылар. Шуңа күрә бу мөһим эшне кыска агротехник срокларда башкарып чыгу мөһим диде,–муниципаль район башлыгы Илһам Валеев хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар катнашында узган семинарда.
“Кама” агрофирмасы директоры Марат Мингалиев биредә катнашучыларны эшләрнең барышы белән таныштырды. Коры еллар еш кабатланганлыктан, быел камалылар да көзге культуралар мәйданын нык арттырырга исәп итәләр. Башка еллардан үзгә буларак, быел алар Тулуш һәм Корноухово авыллары янәшәсендә көзге бодай чәчәргә планлаштыралар. Быелыг урып-җыю эшләре комплекслы төстә, зур оешканлык белән бара биредә. Яңа уңыш ашлыгының күп өлешен Олы Елга авылы ындыр табагына кайтарганнар. Ә биредә аларны чистартып, сортларга бүлеп аерым келәтләргә урнаштыралар. Шулай итеп җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык һәм фураж запасы туплана. Эшче хезмәткәрләргә эш хакы исәбеннән бирү өчен ашлык та җитәрлек быел. Ындыр табагында эш темпы көннән көн киеренке төс ала. Кырдан кайткан бөртекне Фәнис Нурмөхәммәтов үлчәп кабул итеп тора. Көзен чәчеләсе орлыкка да химик эшкәртү үткәрелгән. “Россельхозцентр”ның район бүлеге белгечләре Котдус Вәлиуллин белән Гомәр Шиһапов камалылар тәҗрибәсен күпләргә үрнәк итеп күрсәттеләр.