Уылдык чәү чорында балык тоту кагыйдәләрен үтәү турында

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

         Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 13 октябрендәге 695 номерлы боерыгы белән расланган Идел-Каспий балыкчылык бассейны кагыйдәләре нигезендә, 25 апрельдән 5 июньгә кадәр (шул көнне кертеп) Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториясендә һәм аларга коя торган елгаларда балык тотуны тыю чоры башлана.

      Бу чорда су биологик ресурсларын, бер гражданга "Волга-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының балык хуҗалыгы әһәмиятендәге су объектларында урнашкан уылдык чәчү участоклар исемлеге" балыкчылык кагыйдәләренә 2 нче кушымтада күрсәтелгән уылдык чәчү урыннарыннан тыш, 2 данәдән артык булмаган ыргаклы  бер калкавычлы яки төбкә төшерелә торган  кармактан тыш, башка барлык төр тоту кораллары белән  тоту тыела.

        Шулай ук уылдык чәчү чорында  көймәдә һәм башка йөзү чараларында бу чорда һәм бу районда аларны вакытлыча куллану тыелаган тоту  кораллары булу тыела. Балык тоту кагыйдәләрен бозуда гаепле гражданнар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартылалар.

        Балыкчылыкны регламентлаштыручы кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылыкка тартылганда, гражданнарга көймә һәм башка су биологик ресурсларын тоту  коралларын конфискацияләп яки аларсыз ике меңнән биш мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин (РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.37 маддәсенең 2 өлеше).

Искәртеп узабыз, язгы уылдык чәчү чоры су биологик ресурсларын саклау өчен бик мөһим. Шуңа күрә  дәүләт инспекторларына, башка кызыксынган ведомстволар вәкилләре белән берлектә, су биологик ресурсларын законсыз тоту фактларын булдырмас өчен, Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы әһәмиятендәге сулыкларында көн саен патрульлек итүне көчәйтү планлаштырыла. Браконьерлык фактлары ачыкланган очракта, законсыз тоту белән шөгыльләнүчеләргә карата административ һәм җинаять җаваплылыгы, шул исәптән судноны һәм су биологик ресурсларын тотуның башка коралларын алу юлы белән, чаралары кулланылачак.

         Балыкчылык кагыйдәләре һәм башка кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар һәм консультацияләр сорап, шулай ук Татарстан Республикасы сулыкларында браконьерлык фактлары турында кайнар линия телефоны аша Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча ВБР дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин: 8(843) - 570 - 54 -90, e-mail:tatryba@mail.ru. Бердәм кайнар линия номеры 8 -(800) - 707 - 99 - 56  Кама ТУ Росрыболовство сайты: http://www.samara-fish.ru.

А. А. Карпова - Балык Бистәсе муниципаль районында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия секретаре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International