Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – дәүләт комитеты) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 № 468 карары белән расланган Дәүләт комитеты турында нигезләмәдә беркетелгән газ белән тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Татарстан Республикасы догазификация программасын үтәү буенча объектив мәгълүмат алу максатыннан Дәүләт комитеты тарафыннан догазификация программасы чараларын гамәлгә ашыруның проблемалы мәсьәләләре буенча булган мәгълүматларны, шул исәптән: чараларны үтәү срокларын, тәртибен һәм башка мәгълүматларны, шулай ук раслаучы документларны, дәүләт комитеты адресына электрон почта аша җибәрү мөмкинлеге булдырылды: Dogaz.Kontrol@tatar.ru.