Утырышта җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре директорлары катнашты.
- Балык Бистәсе МР территориясендә яз һәм Хезмәт бәйрәменә, Җиңү Көненең 78 еллыгына багышланган чараларны әзерләгәндә һәм үткәргәндә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау чаралары һәм анда катнашкан кешеләрнең күпләп тору урыннарының террорчылыкка каршы саклану торышы турында Тимербулатов Илдар Рафаил улы-полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге.
-Балык Бистәсе шәһәр җирлеге территориясендә «Сабантуй 2023» милли халык бәйрәменә багышланган бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек һәм анда катнашкан кешеләрнең күпләп тору урыннарының террорчылыкка каршы саклану торышы турында.
Магизов Марс Венерович шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
- БДИ (ОГЭ) үткәргәндә һәм 2023 елда балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, мәшгульлеген оештырганда мәгариф оешмаларының иминлеге һәм террорчылыкка каршы саклану чаралары турында.
Садиков Илсур Мансур улы-мәгариф бүлеге башлыгы.
- Дини оешмаларга йөрүчеләр арасында терроризм идеологиясен таратуга каршы тору мәсьәләләрендә профилактик эш формалары һәм ысуллары турында.
Балык Бистәсе районы Рамазан-хәзрәт имам-мөхтәсибе сөйләде.
Утырыш йомгаклары буенча район башлыгы белем бирү учреждениеләренең иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар үткәрү кирәклеге турында йөкләмә бирде.