Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакырабыз!

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

      Татарстан «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең региональ этабына әзерләнә.

       14-15 апрельдә пгт. Балык-Бистәсе, Заводская урамы , 6А йорт адрес буенча эшкә урнашу ярминкәләре узачак. Ярминкәдә студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук карьерасын үзгәртергә хыялланучылар катнаша ала.

        Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе сәнәгатьнең төрле тармакларыннан: кече һәм урта бизнестан алып эре корпорацияләргә кадәр эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.

 

#Мөмкинлекләр_вакыты2023

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International