Балыклы Чүкәй авылында яшәүче Миннехан Абдуллинның автомашина руле артына утыруына быел 40 ел тула.
Мәктәпне тәмамлагач авылда калып “корыч айгыр” иярләргә исәп итә. 9 ел Бөек Ватан сугышында йөреп кайтып, озак еллар күмәк хуҗалыкта атлар караган әтисе Миргазиз ага үзе урынына эшкә калдырырга теләвен белдергәч, Миннехан: “Хәзер замана икенче инде”,–дип тракторчылар курсына барырга теләвен әйтә. Билгеле инде күпне күргән фронтовик аның сүзенә каршы төшми. Шулай итеп егет укуын тәмамлап, кулына урта белем турында таныклык алгач, район үзәгенә укырга китәргә әзерләнеп йөри. Нәкъ шул вакытларда, аны һәм тагын ике иптәшен район хәрби комиссариатына чакыртып, аларга Мамадыш шәһәренә автомобильчеләр курсына укырга юллама бирәләр. Кулына таныклык алып туган авылына кайткач, ул машина-трактор паркында ремонт эшләрендә катнашып беркадәр хезмәт күнекмәсе алырга өлгерә. Ә көзен аларны хәрби хезмәткә озаталар. Беренче әзерлек курсларын Украинада үтә ул. Ә армия хезмәтенә Белоруссиягә күчерәләр. Авиация частена хезмәт күрсәтеп куәтле “Урал” автомашинасында йөри егет. Ә инде монда автомашина йөртү күнекмәләрен уңышлы үткәч, аны автобуска күчерәләр.
Туган авылына кайткач аңа хуҗалык җитәкчеләре “ГАЗ-51” автомашинасы тапшыралар. Өлкән механизаторлар киңәшен тотып ул аны бик тиз сафка бастыра. Озак еллар биредә эшләве дәверендә ул идарә иткән автомашиналарны исәпләсәң, очына чыгарлык түгел. Барыннан да күбрәк ул ике дистә елга якын “УАЗ” автомашинасында йөри. Ул вакыттагы колхоз рәисе Сөләйман Хәмәдияров бик озак күзләп йөргәч кенә үзе янына күчәргә күндерә аны. Күпне күргән, шактый тормыш кыенлыкларын башыннан кичергән җитәкчедән ул иң күркәм сыйфатларны үзенә юлдаш итә. Шуңа үзенә йөкләнгән техниканы һәрвакыт төзек хәлдә тотарга гадәтләнә.
Сабыр, чыдамлы булырга тырыша. Бу гамәлләр аңа әле бүген дә олы уңышлар китерә. Ул идарә иткән “ГАЗ-53” автомашинасы һәрвакыт төзек хәлдә. Үз авылларында эш булмаганлыктан, байтак еллардан бирле инде ул күрше Крәшен Казысы авылына йөреп хезмәт куя. Ел әйләнәсе эштән калмый ул. Бу көннәрдә Миннехан ындыр табагына ашлык ташый. Шулай ук чистартылган бөртекне келәтләргә тутыруда да актив катнаша. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр дә аннан канәгать.
–Иң өлгер, актив хезмәткәрләрнең берсе ул. Аңа теге яки бу эшне башкарырга кирәклеген искәртеп торасы да юк. Буш вакыты булды исә, ындыр табагында ашлык чистарта. Җиң сызганып кинәт туктап калган техниканы сафка бастырырга да булыша. Аңа рәхмәттән гайре сүзебез юк,–ди җитәкчеләре Фәрит Галәветдинов.
Производствода гына түгел, шәхси тормышта да күпләргә үрнәк бу гаилә. Тормыш иптәше Фирдәүсә дә үзе төсле алдынгылыкны бирмәгән. Озак еллар дәвамында ул хуҗалыкта сыер сауган. Әле бүген дә абзарларында терлекне күп асрыйлар, дип авыл җирлеге Советы җитәкчеләре сокланып сөйләде алар турында.
Миннехан Абдуллин. автор фотосы
Идрис Аметов.