Төзибез, димәк яңарабыз, үсәбез...

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Рәмис Гаянов җитәкләгән Балык бистәсе “Универсалстрой”  фирмасы төзүчеләрен бүгенге көндә районыбызда  һәм  ут күршеләребез Сабада да яхшы беләләр. Ни әйтсәң дә, алар кулы белән торгызылган объектларның  сыйфатына,  зәвыклылыгына да  тел-теш тидерерлек түгел.  Моңа инану өчен, соңгы вакытларда алар сафка бастырган икешәр һәм дүртәр квартиралы сугыш ветераннары һәм тузган торакта яшәүчеләр  йортларына күз салу да җитәдер. Әлеге вакытта оешманың төзү бригадалары  Күгәрчен авылында участок полиция йорты һәм агротехникумның түбәсен ябу  белән шөгыльләнәләр. Әлеге рәсемне без Күгәрчен авылында төшереп алдык.

Бик борынгы һөнәрләрнең берсе булган төзү эше хәзер заманча төс алды. Алар инде үз гамәлләрен  соңгы заман таләпләре югарылыгында  матур, чыдамлы һәм нык итеп башкаралар.  Тормыш кануннарын истә тотып бизәүдә дә  күркәм үзгәрешләр сизелә.  Соңгы елларда районыбызда киң күләмле  төзү-монтаж эшләре алып барыла. Бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе булган район төзелеш, архитектура бүлеге җитәкчесе Рәүф Хәсәновка һөнәри бәйрәмнәре алдыннан берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

–Рәүф Ногманович, бүген район үзәге генә түгел, авылларыбыз да күзгә күренеп матурая, заманча төс ала. Бу авыр, катлаулы һәм җаваплы эштә сез  кайсы төзелеш оешмасын уңай яктан телгә алыр идегез?

–Аз гына алга китеп шуны әйтәсем килә. Район башлыгыбыз Илһам Валеевның  Рәсәй һәм республика күләмендә бер генә проектны да читтә калдырмавы куанычлы хәл. Соңгы елларда районыбызга берәр миллиард сумлык инвестицияләр кертелүе шуның ачык мисалы. Бу хәтле  зур күләмле эш башкару хакында  бик күп район җитәкчеләре хыялланалар гына. Ә инде конкрет соравыгызга килгәндә,  андый оешмалар  бездә  бик күп. Барысы да зур сынаулар үттеләр. Күбесе шактый авыр һәм гаять катлаулы тоелган эшләрне уңышлы башкарып чыгып, халкыбыз арасында зур танылу алды. Шуңа  иң җаваплы  төзү-монтаж эшләрен без күбрәк  Фәрхулла Заһидуллин җитәкләгән “Строитель-5”, Рәмис Гаянов кул астында эшләүче “Универсалстрой”, Камил Шәрифуллинның  “Радуга”, Габделхан  Имамиев җитәкчелегендәге “Строймонтаж” һәм башка  шундый дәрәҗәле төзелеш оешмаларына йөкләргә тырышабыз.

–Бүгенгесе көннең  хәлиткеч мөһим төзү эшләре итеп кайсы объектны атар идегез?

–Дөресен әйткәндә, аларның һәркайсы әһәмиятле. Чөнки һәр оешма җәйге матур, җылы көннән файдаланып эшне озакка сузмыйча вакытында тәмамлау өчен тырыша.  Шулай да бүген без мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонт барышын көндәлек игътибарда тотарга тырышабыз. Вакыт аз калып бара, ә башкарасы эшләр әле шактый. Бу нияттән, “Строитель-5” төзү оешмасы күпләргә үрнәк.  Чөнки алар бер үк вакытта районның  төрле   участокларында урнашкан Олы Елга һәм Биектау мәктәпләрендә киң күләмле эшләр алып баралар. Аларның үз алларына куелган бурычны вакытында башкарып чыгачагына ышаныч зур. Шулай ук без быел  республика көне уңаеннан  3 күп фатирлы йортка капиталь ремонтны, Ямаш авылында 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йортын һәм район үзәгендәге юлларның бер өлешен 30 августка төгәлләргә исәп итәбез.

–Юллар дигәннән,  район үзәге халкы бу мөһим мәсьәлә турында  соңгы вакытларда безгә дә бик күп сораулар бирәләр. Бу эш киләчәктә дә дәвам  итәрме икән?

–Район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы белән без елның-елында 25-30 километр озынлыкта  юллар төзибез һәм ремонтлыйбыз. Бүген дә дистәләгән юнәлештә юл төзелеше алып барыла. Район үзәгендә дә  10 га якын урам һәм тыкрыкка асфальт түшәүне күздә  тотабыз. Бу эш, әлбәттә инде, киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Бүгенгесе көнне Яншык, Бикчурай, Чыршылы Елга, Бирдебәк, Кече Әшнәк авылларына юл төзү эшләре уңышлы бара. Тормышыбыз ямьләнер, юллар яхшырыр дигән теләктә без.

–Рәүф Ногманович,  әңгәмәбезгә йомгак ясап төзүчеләргә нинди сүзләр әйтер идегез?

–Барысын да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Киләчәктә тагын да уңышлырак  эшләүләрен телим.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International