Руслан Галяутдинов истәлегенә хоккей буенча турнир узды

2023 елның 7 марты, сишәмбе

      Галяутдинов Руслан Фәрит улы 1988 елның 7 ноябрендә Балык Бистәсе районының Полянка авылында туа. 1995 елда Балык Бистәсенең 2нче урта мәктәбенең I классына укырга керә. 1998 елда «балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе»мбудә хоккей белән шөгыльләнергә килә. Хоккей буенча күп тапкырлар район чемпионы, «ата-аналар кубогы» иясе, А.В. Тарасов исемендәге яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия турнирының республика этабы призеры, Балык Бистәсе районының алкалы хоккей буенча җыелма командасы әгъзасы.

          2018 елда фаҗигале үлем Русланның гомерен өзде.

           Әлеге турнир 2018 елдан Руслан истәлегенә, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре инициативасы белән үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International