2022 елның октябреннән Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында электрон гадел хөкем сервисы эшли башлады

2023 елның 4 марты, шимбә

   2022 елның октябреннән Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында электрон гадел хөкем сервисы эшли башлады, ул җәмәгать судьяларына электрон рәвештә республика җәмәгать судьялары порталының «шәхси кабинеты» аша җибәрелә торган гаризалар кабул итү мөмкинлеген тәэмин итә (https://mirsud.tatarstan.ru бүгенге көндә суд участоклары адресына юридик һәм физик затлардан 9801 гариза керде. Министрлык Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать иткәндә бирелгән мөмкинлекләрдән актив файдаланырга тәкъдим итә, шулай ук дәгъва гаризасына яисә суд боерыгы бирү турында гаризага башкарма документны электрон документ рәвешендә суд приставы-башкаручыга җибәрү турында үтенечнамәне куярга тәкъдим итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International