Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт күңел ачу чарасы

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Березка" Балык Бистәсе балалар бакчасында Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча профилактика бүлеге башлыгы И.М. Җиһаншина һәм Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы И. З. Шиһапов  катнашында "Әти, әни, мин-куркынычсыз гаилә" дип аталган гайлә ярышы узды.

Ни өчен алай дип атала? Чөнки нәкъ менә гаиләдә төп тормыш принциплары салына, чөнки без балаларны нинди итеп тәрбиялибез, илебезнең киләчәге шундый булачак. Балаларыбызның киләчәге чыннан да якты булсын өчен, олылар аларның тормышын мөмкин кадәр сакларга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә чара юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International