Иванай авылы клубы янында Май чабу бәйрәме узды.

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Иванай авылы клубы янында Май чабу бәйрәме узды. Иң элек, түтиләребез кыңгыраулы, матур итеп киендерелгән атка утырып, Иванай урамнары буйлап җырлап йөрделәр. Егорова Рая, Иванова Анастасия, Низамеева Зоя берсеннән-берсе тәмле бәйрәм коймаклары пешереп килгәннәр иде. Һава торышы начар булуга карамастан, җырлап-биеп, күңелле уеннарда уйнап, коймаклардан авыз итеп кыш белән саубуллаштык. Соңыннан, изге теләкләр әйтеп, карачкыны яндырдык. Зур өметләр баглап язны көтәбез

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International