Батырлык дәресе-укучыларга батырлык, бурыч, ярдәм, намус, җаваплылык күрсәтергә физик һәм әхлакый әзерлек турында фикер алышуның иң нәтиҗәле чарасы. 2нче Балык Бистәсе урта мәктәбе яшьармиячеләр һәм 10-11 сыйныф укучылары, Татарстан Республикасы «Тайфун» региональ диңгез пехотачылары иҗтимагый хәрәкәте, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының «Яшьармия» җирле штабы катнашында Батырлык дәресе үткәрелде.