Туу турындагы таныклык - беренче документны алу өчен нәрсә бирергә кирәк?

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

  Яңа туган баланың беренче һәм төп документы-аның туу турындагы таныклык. Тууны теркәү турында гариза белән ЗАГС булеге яки «Госуслуги» порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Госуслуги" порталы аша гариза биргән гражданнарга тәкъдим ителгән исемлектән ЗАГС булеген сайларга кирәк.   Игътибар итегез, « Гражданлык хәле актлары турында" Федераль законы нигезендә, теркәлгән никахта торучы ата-аналарнын,  туу турында таныклык алуга документлар биргәндә, түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:* Ата-ана паспортлары;

• Никах турында таныклык;

• Туу турында медицина таныклыгы.

Ана, баланың әтисе белән өйләнмәгән очракта, ананың шәхесен раслаучы документ һәм туу турында медицина таныклыгы тапшырырга кирәк.Яңа туган балага туу турында таныклык рәсмиләштерүнең тәкъдим ителгән вакыты- бер ай. Алынган документлар ата-аналарга тиешле дәүләт ярдәмен, ташламаларны, СНИЛС һәм ММИ полисын тиз арада рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International