Кадетлар корпусында ачык ишекләр көне

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

      2023 елда 8 сыйныфка гражданнарны кабул итү үткәрелә. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карамагындагы "Кадетлар корпусы" махсус исемле мәгариф оешмаларында укучы балаларга акчалата түләүләрне гамәлгә ашыру турында" 05.09.2022 ел, № 1560 карары нигезендә, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган укучыларга ай саен 10 250 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнгән һәм түләнә.

     «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, № 273-ФЗ Федераль закон нигезендә, кадетлар корпусына укучылар рус теле, математика, тарих һәм чит тел буенча керү сынаулары, кандидатларның укуга психологик әзерлеген, физик әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук аларның иҗтимагый, иҗади һәм спорт казанышларын бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул ителәләр. Керү сынаулары 2023 елның 1-20 июнендә үткәрелә.

      2022 елның 11 февралендә кадетлар корпусында ачык ишекләр көне үткәреләчәк. Чара Мәскәү шәһәре, Маршал Чуйков урамы, 26 йорт адресы буенча 9.30 сәгатьтә башлана.

        Кадетлар корпусына документлар 2023 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр кабул ителә. Керү имтиханнарын тапшыру тәртибе белән кадет корпусларының рәсми сайтында http://kkskr.ru "Поступающим" ("Укырга керүчеләргә") бүлегендә танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International