Ярдәм Янәшә

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Үри Чаллысы һәм Бирдебәк авылында яшәүче авылдашларым  хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга беренче көннән үк теләп кушылды. Алар булышуның төрле юлларын эзли. Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, үз көчләре белән бу эшкә алындылар.
Чын күңелемнән бердәм  рәвештә техника өчен маскировка сеткалары ясаган авылдашларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә.  Челтәрләрне беркетү өчен "станоклар" белән авылдашларыбыз Юрий Гордеев һәм Валентин Иванов  ярдәм итте. Хатын-кызлар тукыма алып килде. Эш кайнап торганны күреп, күңелләребез күтәрелде. "Хәлебездән килгән кадәр булса да ярдәм күрсәтә алсак, бик шат булыр идек диләр,"-авылдашларым

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International