Шимбә көнне ТР Президенты Рөстәм Миннеханов рәислегендә республикакүләм киңәшмә үтте.
Район хакимиятенең актлар залында әлеге видеокиңәшмәдә район үзәге оешма, предприятие башлыклары, баш белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Иң элек ТР Президенты республика журналистларының урыннарда Мәдәният йортларының тиешенчә эшләмәве хакында тәнкыйтьләүләрен урынлы дип тапты. Аларның барысын да халык файдасына эшләтергә кирәклеген искәртте. Аннан соң төзелеш һәм капиталь ремонт барышы хакында киңәшләштеләр.
Видеокиңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышы тыңланылды. Ул тулаем республикабызның икмәк фронтындагы хәлләр белән таныштырды.
–Быелгы урып-җыю эшләре гаять авыр һәм катлаулы шартларда үтә. Үстерелгәннәрне мөмкин кадәр югалтуларсыз, яхшы сыйфат белән җыеп алырга кирәк,–дип булган резервларны киңрәк файдаланырга кирәклеген искәртте ул.
Соңыннан муниципаль район башлыгы Илһам Валеев авыл җирлекләрендә Мәдәният йортларын тулы куәтенә эшләтергә кирәклеген ассызыклап үтте. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында торган мәсьәләләргә киң тукталды.
–Без күптәннән инде хуҗалык җитәкчеләре белән икмәк тапшыру мәсьәләләре буенча җитди сөйләшүләр алып барганыбыз булмады. Районда ашлык бар. Бары тик аны югалтуларсыз җыеп алырга һәм тупланган бурычларыбыз өчен тиешле ашлыкны икмәк кабул итү предприятиесенә тапшырырга кирәк. Бу мәсьәләләрне тулысынча үз контрольлегемә алачакмын,–диде ул. Киңәшмәдә урып-җыю эшләренең барышы, алда торган мөһим бурычлар хакында җитди сөйләшүләр булды, бурычлар куелды.