Район ашлык кабул итү предприятиесе хезмәткәрләре түземсезлек белән көткән истәлекле көн дә килеп җитте.
Һәр елдагыча быел да яңа уңыш ашлыгын “Кама” агрофирмасы хезмәткәрләре китерде. Булдыралар, ни хәл итәсең! Быелгы олауны хуҗалыкның уңган автомобиль йөртүчесе Николай Мозохин алып килде. Сер түгел, гадәттә беренче булып китерелгән ашлык дымлы һәм чүпле була. Ә быелгы ашлыкның дымлылыгы көтелгән нормативларга туры килүенә һәм аның чиста булуына хезмәткәрләргә караганда, мөгаен күбрәк җитәкчеләре Рафаэль Сафин сөенгәндер.
–Берүк киләчәктә дә менә шундый яхшы сыйфатлы ашлык кына китерсәгез иде, –дип ул автомобиль йөртүченең кулын кысты. Аңа алдан әзерләнгән бүләген тапшырды. Бирегә әле бу көнне күрше Лаеш районының бер хуҗалыгыннан да ашлык китерергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иттеләр.
–Урын җитәрлек, китерегез, озын чиратлар да булмас,–дип җавап бирде җитәкче аларга.
Шулай итеп, ашлык кабул итү предприятиесендә кызу һәм киеренке эш сәгатьләре башланып китте. Коллектив эшчәннәре быел 20 мең тоннадан артык бөртек кабул итеп урнаштырырга әзерләнгәннәр. Складлар юылып, чистартылып һәркайсы дезинфекцияләнгән. Киптерү агрегатлары да инде тәүлек буе эшләргә әзер. Күп хезмәт куеп, тир түгеп үстерелгән яңа уңыш ашлыгына кадер-хөрмәт зур биредә. Ул ачык һавада озак ятмаячак. Килгән берсен чистартып, киптереп складларга урнаштырачаклар.