Иртә таңнан Балык Бистәсе районы мәдәният йорты командасы Осиново авылындагы ярминкәгә чыктылар.
Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел алды кәефен һәм яңа елда җылы теләкләр бүләк иттеләр.
Бәйрәм атмосферасы һәм безнең артистларның җырлары ярминкәләрнең һәркайсына үтеп керде.
Киләсе ел сезнең тормышыгызда иң уңышлы ел булсын. Яңа ел белән!