Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең XVII съездына туры китереп оештырылган республика смотр-конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс авыл һәм шәһәр җирлекләрендә муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкның тормышын яхшырту максатында уздырыла. Конкурста Яңа Арыш, Полянка, Күки авыл җирлекләре җиңеп чыкты. 2022 елның 21 декабрендә «Муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешендә ирешелгән уңышлар өчен» Татарстан Республикасы Президенты исеменнән аларга дипломнар һәм җиңел автомобильләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга нәтиҗәле эшләр, ирешелгән үрләрдә тукталып калмаска һәм алга таба да куелган максатларга ирешүдә уңышлар һәм актуаль проблемаларны нәтиҗәле хәл итүләрен телибез.