"Ел укытучысы-2023"

2022 елның 16 декабре, җомга

2022 елның 16 декабрендэ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының "Балалар иҗаты үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында " Ел укытучысы-2023”  Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Барлыгы 11 педагог катнашты. Җюри әгъзалары үз бәяләрен бирделәр, 3 номинациядә иң яхшы укытучыларны билгеләделәр. "Ел укытучысы” номинациясендә – Дәуләтшина Зөлфия Хәйдәр кызы, Романов Руслан Петрович, “Педагогик дебют” номинациясендә  -  Загидуллин Данияр Габделхәй улы,, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә Галиуллина Энҗе Равил кызы  иң яхшылары дип табылды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Садиков   Илсур  Мансур  улы җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлады, матур теләкләрен теләде һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International