Бүген район Советының утырышлар залында " Бердәм Россия»партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсенең XXXVI конференциясе булды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

   Бүген район Советының утырышлар залында «Бердәм Россия»партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсенең XXXVI конференциясе булды.
Конференция делегатлары көн тәртибендәге биш мәсьәләне карадылар.
«Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсенең Җирле сәяси советы эшчәнлеге турында хисап белән 2021 елның декабреннән 2022 елның декабренә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Рәсим улы Җамалиев чыгыш ясады.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конференция делегатлары Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы вазыйфасына Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башлыгы Радик Рәмис улы Ислямов кандидатурасын тәкъдим итте.
«Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе секретаре итеп шулай ук бертавыштан Ислямов Радик Рәмис улы сайланды.
"Бердәм Россия» партиясе уставы таләпләре нигезендә җирле сәяси совет әгъзасы Токранов Вячеслав Иванович, «Маяковский» беренчел бүлекчәсе рәисе Терентьев Евгений Александрович Җирле сәяси совет составына кертелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International